Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк
Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сәфәр кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырачак. Шулай итеп, Татарстан Президенты Татарстан һәм Тунисның сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед, илнең сәүдә министры Омар Бехи, шулай ук туризм һәм кәсепчелек министры Сельма Эллуми Рекик белән фикер алышачак.
“Татарстан — Тунис” эшлекле форумында җирле эшмәкәрләргә Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасындагы кайбер тарихи урыннарда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз