Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты һәм Түбән Новгород губернаторы хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Рөстәм Миңнеханов белән Александр Никитин Нефть һәм газ сәнәгате хезмәктәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашалар.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов белән Түбән Новгород губернаторы Александр Никитин төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында узды. Анда киләчәктә төбәкләрнең хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм берничә мөһим килешү имзаладылар.

Республика лидеры Әлмәт Татарстанның нефть башкаласы, биредә башкарылган эшләр – ул республиканы үстерүдә икътисади мәйданчык, диде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» проекты, Никитин «Яңа проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» оешмасы генераль директоры вазифасында булганда формалашты, дип искәртте. Ул Никитинга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм өлкә губернаторына уңышлар теләде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов белән Александр Никитин Нефть һәм газ сәнәгате хезмәктәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз