news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Мәскәүгә сәфәр кыла

Россия башкаласында Казанның генераль планы буенча киңәшмә уздыру ниятләнелә.

Татарстан Президенты Мәскәүгә сәфәр кыла
prav.tatarstan.ru

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан республикасы Хөкүмәтеенң рәсми сайтында хәбәр ителә.

Республика лидеры башкалада Мәскәү Хөкүмәтендә Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин уздырачак киңәшмәдә катнашырга җыена. Аерым алганда, киңәшмәдә Казан шәһәре генераль планы турында да фикер алышу көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot