news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Мәскәүдә Яһүдләр музеенда булды

Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде

 (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Яһүдләр музеенда һәм толерантлык үзәгендә булды. Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.

Яһүдләр музее 2012 елда Бахметьев гаражы бинасында  - К. Мельников һәм В. Шухов төзегән конструктивизм һәйкәле саналган объектта ачылган. Яһүдләр музее һәм толерантлык үзәге – мәдәни-белем бирү комплексы, һәм анда даими экспозициядән башка күргәзмә, тикшеренү, мәгариф, балалар һәм толерантлык үзәкләре бар. Экспозициядә заманча интерактив технологияләр киң кулланыла: 12 тематик павильон панорамалы кинотеатрлар, интерактив экраннар, аудиовизуаль инсталляцияләр белән җиһазланган, алар нигезендә уникаль фото- һәм видеоархивлар, документлар, әңгәмәләр. Музей хезмәткәрләре сүзләренчә, карарга килүчеләргә биредә үткән еллар мохитен күзалларга һәм аңлаешлы телдә тарихи фактлар турында сөйләргә тырышалар.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановканы Россиядәге яһүдләрнең Екатерина II заманыннан хәзерге көннәргә кадәр булган тарихы белән таныштырдылар. Холокост һәм Бөек Ватан сугышына багышланган өлештә Татарстан Президенты шушы фаҗига корбаннарын искә алды.

Экскурсияне тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов музейның шәрәфле кунаклар китабына фикерләрен язып калдырды. Татарстан Президенты сүзләренчә, аңа музейда булу бик кызык булды һәм яһүдләр тарихын яхшырак белергә ярдәм итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot