news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Мәскәүдә VI Гайдар форумында чыгыш ясады

Рөстәм Миңнеханов финанс базарында агымдагы вәзгыять һәм аның икътисадның реаль секторына йогынтысы өчен борчылуын белдерде

  (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VI Гайдар форумында чыгыш ясап, финанс базарында бүген күзәтелгән хәл һәм аның икътисадның реаль секторына йогынтысы өчен борчылуын белдерде.

“Өч көн элек сәнәгатьчеләрне, банк хезмәткәрләрен җыйдым – нигездә, барысы да тукталган”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, беренче чиратта, банк өлкәсендә ашыгыч чаралар кабул итү зарур. Үзәк банкның ставкасы 17 процент булган очракта да, кредит буенча ставкалар 20-22 процент тәшкил итәчәк, ди ул. “Республика буенча чәчү эшләренә 15 млрд сум кирәк. Аларның 9-10 млрд сумы – заем акчалары. Әгәр бу акчалар булса да, акчанын кыйммәте мондый булганда нәтиҗәсе нинди булачак? Хәзер без, беренчедән, азык-төлек бәясен контрольдә тотабыз, икенчедән, ниндидер чаралар күрмәгән очракта нәрсә булыр”, - дип борчу белдерде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, Россия Федерациясе субъектлары икътисад үсеше белән ныклап кызыксынырга тиеш, дип ассызыклады. Бүген республика нефть, газ, химия, машина төзелеше комплексы, сәнәгать һәм инновацион мәйданчыклар кебек мөмкинлекләр базасында икътисади үсешнең яңа юлларын актив эзли, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президент «Алабуга» МИЗ һәм Иннополис проектларын аерым тукталды. “Алабуга” МИЗ бүген – ул 42 резидентлы һәм 14 яңа заводы булган мәйданчык, узган ел 40 млрд сум табыш алган. Бу заводлар импортны алыштыруны юнәлешендә эшли. Быел без, аз дигәндә, 8-9 яңа завод ачарга тиеш. Киләсе зур проект – Иннополис. Бүген без импортны алыштыру турында күп сөйлибез, ә иң йомшак звено – ул программалы продуктлар. Иннополис бу бурычны хәл итәргә тиеш. Быел без аны эшләтеп җибәрәбез”, - диде ул.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot