Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Мәскәүдә Стратегик партнёрлык турында декларация имзалауда катнашты
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүгә эш сәфәре белән барды. Бу хакта Татарстан Презденты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш сәфәре кысаларында ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты. Очрашу Кремльдә узды.
Владимир Путин Әбу-Даби варис шахзадәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Кораллы көчләренең Югары баш командующие урынбасары Мөхәммәд Ән Нәхәйянны Кремльдә кабул итте.

Очрашу барышында Россия-Әмирлек арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицияләр өлкәләрендәге хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында, энегетика тармагында агымдагы вазгыять турында, шулай ук халыкара һәм төбәк көн тәртибенең актуаль темалары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Владимир Путин һәм Мөхәммәд Ән Нәхәйян Россия Федерациясе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында Стратегик партнёрлык турында декларация имзаладылар.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз