Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Мәскәүдә «Гараж» заманча сәнгать музеенда булды
Рөстәм Миңнеханов Universal University креатив индустрияләр университетының белем бирү программалары белән танышты.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Universal University креатив индустрияләр университетында, «Гараж» заманча сәнгать музеенда һәм Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Universal University университетында Рөстәм Миңнехановны югары уку йортының белем бирү программалары белән таныштырдылар.
Аннары Татарстан Президенты «Гараж» заманча сәнгать музеенда булды. Анда «Киләчәк дөнья: экология яңа сәясәт буларак. 2030-2100» масштаблы күргәзмәне карады. «Гараж» заманча сәнгать музее Россиядә заманча сәнгать һәм мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән беренче филантропик оешма булып тора.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды. Анда ул уеннар өчен мәйданчыклар, балалар ял итү зоналарын һәм башка тематик зоналарны карап чыкты. 2011 елдан башлап нәкъ менә Горький паркы Россиядәге Парклар һәм скверлар эшен оештыру стандартларын билгели.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз