Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты мөселман руханилары башлыкларына Корбан бәйрәме белән котлаулар юллады
Аерым алганда, котлау телеграммалары 3 шәхескә юлланган
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Һәм Татарстан мөселман руханилары башлыкларына, Корбан бәйрәме уңаеннан, котлау телеграммалары юллады.
Татарстан Президенты имзалаган котлаулар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдингә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга җибәрелде.
Котлауларда, аерым алганда, әлеге бәйрәм үзе белән тынычлык һәм шатлык китерер, иң матур кеше хисләрен күрсәтүгә сәбәп булыр, милләтара, динара аңлашуны, иҗтимагый иминлек һәм гражданнар бердәмлеген ныгытуга хезмәт итәр, дигән өмет белдерелгән.
ТР Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз