news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм Россия спорт министры Ульяновскида форумда очрашачаклар

Рөстәм Миңнеханов «Волга-Спорт-Арена» сараена килде һәм андагы экспозиция белән танышты.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты белән Россия спорт министры Ульяновскида «Россия – спорт державасы» VII Халыкара форумында очрашачак. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов белән Павел Колобковның очрашу мөмкинлегенә ачыклык кертелә», - дип уртаклашты чыганак.

«Россия – спорт державасы» VII Халыкара форумы бүген Ульяновскида уза. Ульновск өлкәсе Хөкүмәтенең рәсми порталында форумда Россия Президенты Владимир Путин катнаша, дип хәбәр ителә. Россия Президенты Карамзин исемендәге аэропортка төшкән, аны төбәк губернаторы Сергей Морозов каршы алган.

  • VII Халыкара спорт форумы 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда өч меңнән артык кеше катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot