news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Кабан күле буенда йөрде

Евгений Зиничев Татарстанга эш сәфәре белән килде.

Татарстан Президенты һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Кабан күле буенда йөрде
https://tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ» ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев Казан Кремле һәм Кабан күле яры буйлап йөрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә Евгений Зиничев күзәтү мәйданчыгында булып, аннан «Ак Барс Арена» стадионын, «Татнефть Арена» боз сараен, Су спорт төрләре сараен карады. Аннары министр Губернатор сараенда булды һәм анда мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев Кабан күленең яңартылган яр буенда булдылар. Экскурсия барышында аларга иҗтимагый киңлекне төзекләндерүнең төп этаплары турында сөйләделәр.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев КАМАЗ һәм Казан вертолет заводларында булды. Шулай ук Евгений Зиничевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды

news_right_1
news_right_2
news_bot