news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты һәм Росатом гендиректоры уртак проектлар турында сөйләште

Дәүләт корпорациясе «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм Иннополис белән хезмәттәшлек итә.

Татарстан Президенты һәм Росатом гендиректоры уртак проектлар турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән онлайн-очрашу үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшен атом сәнәгатенең 75 еллыгы белән котлады. «Сезнең ил оборонасы һәм «тыныч атом» өлкәсендәге эшегез зур хөрмәткә лаек», — диде ул.

Росатом — республиканың стратегик партнеры. Ул Саров һәм Снежинскидагы үзәкләр белән хезмәттәшлек итә. Росатом проекты шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында гамәлгә ашырыла, дәүләт корпорациясе Иннополис белән дә хезмәттәшлек итә.

Алексей Лихачев республика белән хезмәттәшлекне югары бәяләде. «Татарстан инновацияләр, цифрлы трансформация һәм кадрлар әзерләү өлешендә актив эш алып бара», — диде ул.

Татарстан Президенты һәм Росатом генераль директоры уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм цифрлы өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100