news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты һәм Pİ MAKİNA төрек компаниясе башлыгы хезмәттәшлек буенча киңәшләште

Очрашуда сүз уртак төзелеш техникасы булдыру мөмкинлеге турында барды.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Pİ MAKİNA төрек компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән уртак төзелеш техникасы булдыру мөмкинлекләре турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз уртак төзелеш техникасы булдыру мөмкинлеге турында барды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Очрашу Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты кабинетында барды. Анда шулай ук вице-премьер – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Pİ MAKİNA җитәкчесе бүген үк республиканың машина төзелеше комплекслары – «КАМАЗ» һәм «ЕлАЗ» заводларында, «Алабуга» махсус икътисади зонасында булырга ниятли.

Искәртеп үтик, Pİ MAKİNA компаниясенә 1972 елда нигез салынган. Бүген компания бетон насослары, бетон ташыгыч, бетон салгыч , асфальт салгыч, транспортер, бульдозер, экскаватор, грейдер, үзбушаткыч, трактор һәм башка бик күп тимер конструкцияләр эшләп чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100