news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм Мармарис мэры тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Кичә Айдар Метшин һәм Али Адҗар тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү буенча ике яклы планны имзаладылар.Алар берничә юнәлеш буенча уртак эш алып баруны планлаштырдылар: шәһәрләр арасында туры авиэлемтә булдыру, мәктәп укучылары белән алышыну, мәдәни элемтәләрне үстерү һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда әлеге документны имзалау Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеген ныгытуда чираттагы адым булуын билгеләп узды.  

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садый Доган, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot