news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм Казан мэры "Черек күл" паркында керлинг уйнады

Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркында Яңа ел мәйданчыгы эше белән танышты.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ“). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казан мэры Илсур Метшин белән "Черек күл" паркында керлинг уйнады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Черек күл" паркында Яңа ел чыршысы 24 декабрьдә ачылды. Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркында Яңа ел мәйданчыгы эше белән танышты.

Татарстан Президенты паркның икенче өлешендә дә булды. Монда 6 мең квадрат метр мәйданлы шугалак эшли. Шугалакның төп өлешендә тимераякта шуалар, шугалакның икенче өлешендә керлинг буенча мастер-класс бара. Мастер-класска Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшин да кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot