news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм Haier башлыгы компаниянең җитештерү үсеше турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Людмила Романова белән Татарстан Хөкүмәте Йортында очрашты.

Татарстан Президенты һәм Haier башлыгы компаниянең җитештерү үсеше турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда, шулай ук, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Людмила Романова Чаллыда Haier оешмасы җитештерүен алга таба үстерү һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.


news_right_1
news_right_2
news_bot