news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты мөгезле эре терлек санын контрольдә тотарга кушты

«Әгәр эре комплексларда гына сөт җитештерсәк, авыл торак пунктларында халык нәрсә белән шөгыльләнер? Сөт җитештермәсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?» — дип белдерде Президент.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны, аеруча сыерлар кимүен билгеләп үтеп, бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

«Эш бит сыерлар саны кимүдә генә түгел. Әгәр эре комплексларда гына сөт җитештерсәк, авыл торак пунктларында халык нәрсә белән шөгыльләнер? Сөт җитештермәсә, алар нәрсә эшләргә тиеш? Шунлыктан бу мәсьәлә социаль юнәлешкә дә ия. Моңа игътибар итү кирәк», — дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Президент терлек азыгы үзәкләре төзелеше дә яхшы нәтиҗәләр бирүен әйтте. «Моны дәвам итәргә кирәк. Бу шәхси хуҗалыкларга зур ярдәм булачак, терлек саны артуга этәргеч бирәчәк», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның җирле продукциясен алга этәрүдә «Татпотребсоюз» оешмасының роле зур булуын билгеләп узды. «Уңышлы эшләгән һәм түбән күрсәткечле районнар бар. Эш бит санда гына түгел, шәхси хуҗалыкларга ярдәмдә. Алардан продукция сатып алсак, бу аларга керем, ә базарда яхшы сыйфатлы продукция булачак», — дип белдерде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100