news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты мәгарифкә чыгымнарны киләчәккә инвестицияләр дип атады

2010 елдан бирле Татарстанда мәгариф тармаганың консолидацияләнгән бюджеты өч тапкырга диярлек арткан.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәгарифкә чыгымнар – хакимиятнең социаль вазифасы гына түгел, ә киләчәккә инвестицияләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, 2010 елдан бирле Татарстанда мәгариф тармаганың консолидацияләнгән бюджеты өч тапкырга диярлек арткан. 32 млрд сумнан 90 млрд сумга җиткән. Республика җитәкчесе мәгариф учаклары төзелешенә шактый күп акча юнәлдерелүен әйтте. “Ел азагына кадәр 12 мәктәптә 8 мең 221 урын булдырылачак. Шулай ук, барлыгы 2 мең 185 урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы кулланышка кертелә. Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Башта мәктәпләрне ремонтлаган булсак, хәзер бу эш балалар бакчаларында бара. Быел барлыгы 121 белем бирү объектында төзекләндерү үткәрелә. Ә 2012 елдан алсак, барлыгы 1047 объект исәпләнә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Мәгариф өлкәсе – өстенлекле тармак, без аңа зур игътибар бирәбез. Мәгарифкә чыгымнар – хакимиятнең социаль вазифасы гына түгел, ә киләчәккә инвестицияләр дип саныйбыз”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов быел май аенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елга кадәр илкүләм проектларны, шул исәптән, мәгариф һәм фән өлкәсендәгеләрен гамәлгә ашыру буенча җитди бурычлар куйганын искәртте. Россиянең барлык субъектларында гамәлгә ашырыла торган 9 федераль проект исемлеге билгеле. “Современная школа” проекты тарафыннан җитди бурыч куелган – 15 яшьлек укучыларның математик, уку һәм табигый фәнни акыллылыгы буенча PISA халыкара тикшеренүдә 10нчы урынга ирешү. Татарстан Республикасы быел бу тикшеренүдә катнашты. 25 мәктәп, 10 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Нәтиҗәләре ноябрьдә тәкъдим ителәчәк. Аларны җентекләп өйрәнеп анализлавыгызны һәм укытучылар, балалар белән системалы эш оештыруыгызны сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул балалар һәм яшьләрдә мөмкинлекләрне, талантын ачыклауга һәм үстерүгә йөз тоткан “Успех каждого ребенка” проектын атады. “Без укучыларыбызның бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда казанышлары белән горурланабыз. Татарстан бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча өченче урында нык тора”, - диде.

Президент бүген дүртенче сәнәгать революциясе булуын билгеләп узды. “Цифрлы технологияләр һәркем өчен белем бирү материалын үзләштерүнең шәхси алымнарын билгеләү мөмкинлеген бирә. “Цифрлы мәктәп” проекты шуңа юнәлдерелгән", - диде. Шул ук вакытта, компьютер технологияләренең медиакиңлектә балалар куркынычсызлыгы турында уйларга мәҗбүр итүен дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100