news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты һәм «Фармстандарт» җитәкчелеге хезмәттәшлек турында сөйләште

Россиянең зур фармацевтика компаниясе дару препаратларын, БАД һәм медицина эшләнмәләрен эшли һәм сата.

Татарстан Президенты һәм «Фармстандарт» җитәкчелеге хезмәттәшлек турында сөйләште

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фармстандарт» АҖ директорлар советы рәисе Виктор Харитонин белән Татарстан Республикасында уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты. 

«Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Харитонин Татарстан белән „Фармстандарт“ арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән республика территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты», — диделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

«Фармстандарт» - Россиянең иң зур фармацевтика компанияләренең берсе. Предприятиеләрдә дарулар, БАД һәм медицина әйберләре эшләү һәм җитештерү алып барыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot