news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты мәдәният эшлеклеләренә: “Сезнең дәрәҗә безнең республика дәрәҗәсен күрсәтә”

Президент белән мәдәният эшлекләре 2 сәгатьтән артык аралашты

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда реконструкцияләнгән Качалов тетарының төп сәхнәсендә тәкъдим ителгән беренче спектакльдән соң, республиканың мәдәният эшлеклеләре белән очрашты.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Президентка республика җитәкчелегенең мәдәният эшлеклеләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Бу ел титулына бәйле түгел. Без сезнең өчен мәдәният Татарстан Республикасы үсешенең стратегик өстенлеклекләре рәтендә булуын аңлыйбыз”, - диде ул.
Президент белән мәдәният эшлекләре 2 сәгатьтән артык аралашты һәм кайбер мәсьәләләрне блокнотына теркәп барды.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә Татарстанда театрларга гастрольләргә чыгу авыр, чөнки хакимият башлыклары концерт һәм шоу-программаларны сайлый, диде.

Рөстәм Миңнеханов шунда ук Татарста мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. “Бик мөһим мәсьәлә, проблемалар туа икән, шунда ук игътибарга алу зарур”, - дип Айрат Сибагатулинга йөкләде.

ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин үз биналары проблемасы турында сөйләде. “Элек анда очрашулар, балалар конкурслары үткәрә идек. Хәзер берни дә эшли алмыйбыз, бу бинада калу куркыныч. Нәрсә тәкъдим итәсез, - шуңа әзер: бу залны ремонтларга яки яңа объект төзергә”, - дип үтенечен белдерде ТР Президентына.

Очрашуда ТР Президентына Казанда 2,5-3 мең урынга зур концерт залы төзү үтенече белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә турында күптән уйлануын һәм шул максаттан Барселонада да зал каравын белдерде.

ТР Президенты сүзләренә караганда, киләчәктә зал күп функцияле була ала: анда конференцияләр, концертлар, күргәзмәләр үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта Казаның иҗат коллективларына алдан уйларга да кирәк, алар тулы зал җыя алырмы, шул ук вакытта гастрольдәге йолызлар белән көндәшлек итә әзерме.

Рөстәм Миңнеханов очрашуга нәтиҗә ясап, күп үтенечләрне игътибарга алды һәм тармак ведомстволарына йөкләмәләр бирде. Беренче чиратта, барлык эшчәнлек өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләсе бар, дип билгеләп үтте ул. Шул сәбәпле, ресурс үзәкләре булдыру зарур, дип ассызыклады ТР Президенты. Аның фикеренә караганда, бүген укучылар һәм студентлар белән талантларны ачыклауга юнәлдерелгән эш алып барырга кирәк, бу алар Татарстанда эшләргә калсын өчен кирәк. “Сезнең дәрәҗә безнең республика дәрәҗәсен күрсәтә. Үзегез өстендә эшләү һәм үсеш алу, көндәшлеккә сәләтле булуыгыз бик мөһим”, - дип тәмамлады ул сүзен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100