Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Килешүне имзалау тантанасы Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында узды.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан хөкүмәте һәм Актүбә өлкәсе хакимияте (Казахстан) арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзара хезмәттәшлек турында килешүгә үз имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбек Сапарбаев куйды.
Килешүне имзалау тантанасы Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында булды.
2014 елда шундый ук документлар Кызыл Орда һәм Атырау өлкәләре белән имзаланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз