news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Лондонга эшлекле сәфәргә килде

Р.Миңнеханов Бөек Британиядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашыр, IV "Россия-Британия" бизнес форумының пленар киңәшмәсендә чыгыш ясар дип көтелә.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лондонга килде. Биредә ул Британия бизнес-җәмәгатьчелеген Татарстанның инвестицион потенциалы белән таныштырачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Бөек Британиядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак, IV "Россия-Британия" бизнес форумының пленар киңәшмәсендә чыгыш ясаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай Татарстан Президенты National Geographic Partners холдингы вәкилләре белән очрашып, туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Бөек Британиядә авыл хуҗалыгы техникасы, туризм, инновацион технологияләр, агросәнәгать комплексы һ.б. өлкәләрдә эшләүче төрле компанияләрнең җитәкчеләре белән сөйләшәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot