Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Әлмәттә яңа спорт комплексы ачты
Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, яңа бассейн ачылгач, йөзү белән мавыгучы кешеләр 3-4 мәртәбә арткан.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа спорт үзәгенә кешеләр күп йөриячәк. «Барлык әлмәтлеләрне бу күркәм спорт комплексы ачылу белән котлыйм. Республикабызда нефтьчеләребез ярдәме белән мондый матур объектлар ачылып тора. Проектлаучыларга, төзүчеләргә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.
Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ассызыклаганча, яңа бассейн ачылгач, йөзү белән мавыгучы кешеләр 3-4 мәртәбә арткан. «Мин яшь йөзүчеләргә, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Олимпия уңышлары телим», - диде ул.

Заманча күп функцияле үзәк барлык заманча стандартларга туры килә. Объектның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр, ә су салынган өлеше - 50 метр. Су чисталыгын су әзерләү системасы һәм фильтрлау системасы тәэмин итәчәк.
Бассейнда ун юл бар, балалар өчен 10 метрлы бассейн корылган. Шулай ук «Мирас»та тренажер залы, медицина блогы һәм Актив озак яшәү үзәге җиһазландырылган. Спорткомплекста сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган.

Объект «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз