news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте» ачылышында катнашты

Көллият предприятиеләрне заманча җитештерү таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

(Әлмәт, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте» үз ишекләрен ачты, дип яза җирле басма.

"Киләчәк Татарстан көллияте» - республика хөкүмәте ярдәмендә «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында ЧТПЗ төркеме тарафыннан гамәлгә ашырылган зур мәгариф проекты. Ул предприятиеләрне заманча җитештерү таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2013 елдан бирле уңышлы гына эшләп килгән уку йортының беренче студентлары олы тормышка аяк атлаган. Узган уку елында барлыгы 32 егет һәм кызт «Алнас» заводына эшкә алынган. Хәзерге вакытта исә биредә 300 гә якын студент биш юнәлештә белем ала.

 Яңа технологияләр һәм станоклар белән җиһазландырылган уку бинасы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты.

– Мондый юнәлештәге проектларны без алга таба да тормышка ашырачакбыз. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен бу иң отышлы алым булып санала, - диде ул.

Көллияттә немец дуаль системасы буенча укытачаклар: уку вакытының 40 % ын теория алып торса, 60% ы исә заманча лабораторияләр һәм югары технологияле тренажерларда тәҗрибә узуга юнәлтелә.

Студентлар кыска гына вакыт эчендә эретеп ябыштыру, электротехника, детальләр ясау кебек җиһазларда эшләргә өйрәнә, инде 4 ел белем алганнан соң оста белгеч булып формалашалар.

– Әлеге көллият республикада тәүгесе, әмма соңгысы булмас. Әлмәттән генә түгел, укырга хәтта күрше төбәкләрдән дә киләләр. Укуны тәмамлагач, күбесе инде бездә эшләргә дә кала. Эш табу проблемасы монда белем алучыларны читләтеп үтә. Студентлар дуаль системалы практикада берничә ел эшләгән эшчеләрдән дә күбрәк белем һәм тәҗрибә туплый, - диде «Киләчәк Татарстан көллияте» белем бирү үзәге җитәкчесе Айрат Хафизов.

news_right_1
news_right_2
news_bot