news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Әлмәт дәүләт нефть институтында һәм яңартылган тулай торагында булды

Республика лидеры укучы яшьләр белән аралашты, уку һәм яшәү шартлары белән танышты.

(Әлмәт, 3 ноябрь, “Татар-информ”, "Знамя труда" Эльмира Габидуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш буенча республиканың нефть башкаласына сәфәрендә Әлмәт дәүләт нефть институтының 1 нче номерлы Студентлар йортында булды. Тулай торакның әлеге бинасында “Татнефть” ГАҖ акчасына 2 айдан артык вакыт эчендә төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Бу хакта Әлмәтнең “Знамя труда” газетасы хәбәр итә.

Республика лидеры укучы яшьләр белән аралашты, яңартылган бинада яшәү шартларын карап, бәяләп йөрде. Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары бу уңайдан уңай хис-тойгыларын бүлеште, шатлык уртаклашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының төп уку корпусында булды. Аның өчен нефть тармагына кадрлар әзерләнә торган аудиторияләр һәм лабораторияләр буйлап экскурсия уздырылды.

Искәртеп үтәбез: Әлмәт дәүләт нефть институтының 60 еллыгы бәйрәм ителә, шул уңайдан бүген анда тантаналы чара була.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100