Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Әлки районында чәчү кампаниясе барышы белән танышты
Планда каралган эшнең 67 проценты башкарылган.
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районында язгы чәчү эшләре барышын тикшерде. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты башта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән кырлар өстеннән очып узды. Хлебодаровка авылы, Иске Балыккүле, Югары Матак авыллары кырларын («ВостокЗернопродукт» АҖ), Чуаш Шәпкәсе авылы, Түбән Колчура авылы («Хузангаевское» ҖЧҖ), Югары Әлки, Түбән Әлки авыллары кырларын ("Яшь көч" ҖЧҖ) күзәтте.
Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать паркы территориясендә Рөстәм Миңнеханов райондагы чәчү эшләрендә катнашучы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирле үзидарә башлыклары белән очрашты.
Әлки районы башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 31,3 мең гектар (67%), шул исәптән 15,1 гектар бөртекле чәчелгән. Гомумән 46,6 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Бөртеклеләр - 17,2 мең гектар, рапс - 3,2 мең гектар, көнбагыш - 11 мең гектар, кукуруза - 11,6 мең гектар. 18,6 мең гектардагы уҗымнар ашланган.
ТР Авыл хуҗалыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренчә, районда биш эре сөт комплексы эшли. "Сөтчелек тармагына гаять күп акча кертелде. Бүген базарда сөтне сатып алу бәяләре ким, ләкин бу чорны уздырырга кирәк", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз