news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Латвия-Россия комиссиясе утырышын Казанда үткәрергә тәкъдим итте

Латвиянең юл элемтәләре министры, үз чиратында, Рига ирекле порты хезмәтләрен Татарстан предприятиеләре мәнфәгатьләрендә файдаланырга тәкъдим итте.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия - Россия хөкүмәтара комиссиясе утырышларының берсен Казанда үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Латвиянең юл элемтәләре министры - икътисад, фән-техника һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Латвия-Россия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Улдис Аугулис белән очрашуда әйтте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу Ригада Рөстәм Миңнехановның Латвиягә эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Аерым алганда, очрашуда Казан белән Рига арасында туры авиаэлемтә ачу, шулай ук Рига – Мәскәү тимер юл маршрутын Казанга кадәр озайту (“Рижский экспресс”) мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып барылды.

Латвия юл элемтәләре министры шулай ук исә Рига ирекле порты хезмәтләрен Татарстан предприятиеләре мәнфәгатьләрендә файдаланырга тәкъдим итте. “Географик яктан уңайлы булуы, хезмәтләрнең бәясе һәм сыйфаты туры килүе зур күләмдә төрле төр товар ташу мөмкинлеге бирәчәк. Сезнең өчен нефть химиясе өлкәсендә, нефть эшкәртү товарлары (контейнерларда), шулай ук пластмасса, каучук, металл, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка төр продукция ташу актуаль”, - диде ул.

Улдис Аугулис үзенең быел августтан башлап икътисад, фән-техника һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Латвия-Россия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше булуын искәртеп, әлеге комиссиянең соңгы утырышы 2013 елда үткәрелгәнен, һәм бүген шактый актуаль мәсьәләне хәл итү ихтыяҗы булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100