news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Кытайның «PAX Technology» ИТ-компаниясе башлыгы белән очрашты

«PAX Technology» белән Татарстанның «DLS» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә эш сәфәре барышында «PAX Technology» ИТ-компаниясе генераль директоры Джек Лю белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «PAX Technology» – банк түләүләре терминалларының бөтендөнья базарындагы лидерларның берсе.

Үз чиратында Джек Лю Татарстанның инновацион компанияләр эшчәнлеген хуплау һәм Татарстан һәм Кытай ИТ-предприятиеләре арасында партнерлык багланышларын үстерүгә ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен югары бәяләде.

«PAX Technology» компаниясе белән Татарстанның «DLS» ИТ-компаниясе хезмәттәшлек итә, «DLS» ИТ-компаниясе SwitchSales системасын үстерә. Бу ваклап сатып алуга идарә итү сервисы һәм ул теләсә нинди банк картасы буенча сатып алучыларны идентификацияләү системаларын булдыру өчен технологик платформа булып тора.

«PAX Technology» белән «DLS» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Сөйләшүләр нигезендә «PAX Technology» компаниясе SwitchSales системасын халыкара базарда алга сөрүгә ярдәм күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot