news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Кытайның иң уңышлы махсус икътисади зоналарының берсендә булачак

Рәсми сәфәре барышында Татарстанның “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм Тянцзинь икътисади үзеш зонасы хезмәттәшлегенең киләчәге турында сүз барачак

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытайга булачак рәсми сәфәре барышында “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) һәм Тянцзинь икътисади үсеш зонасы (TEDA) хезмәттәшлегенең киләчәге турында сүз алып барылачак. Бу хакта “Алабуга” МИЗ матбугат үзәге хәбәр итә.

Тянцзинь икътисади үсеш зонасы Кытайның беренче махсус икътисади зоналарының берсе санала. Ул 1984 елда Тянцзинь шәһәре янында Пекиннан 140 чакрым ераклыкта Сары диңгез буенда урнашкан. Кытай һәм чит илләр инвесторларына уңай инвестицион мохит һәм әзер сәнәгый һәм социаль инфраструктуралар тәкъдим итеп, 30 елдан артык вакыт узганнан соң ул Кытай Халык Республикасының иң эре һәм иң уңышлы икътисади үсеш зоналарның берсе исәпләнә.

“Алабуга” махсус икътисади зонасы җитәкчелеге Тянцзинь икътисади үзеш зонасын Кытай компаниясе катнашында перспективалы уртак предприятиедә партнёр сыйфатында карый. Бу исә “Алабуга” зонасы инфраструктурасын алга таба үстерүгә 8-10 млрд сум тирәсе инвестиция кертү мөмкинлеге бирәчәк, ә Кытай партнёры булуы әлеге ил инвесторлары өчен Татарстан мәйданчыгының җәлеп итүчәнлегенә этәргеч бирәчәк дип күзаллана.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Тянцзинь икътисади үсеш зонасына (TEDA) баруында әлеге уртак җитештерү мәйданчыгының киләчәге турында сөйләшүләр алып барылачак. “Алабуга” күзәтчелек советы рәисенә Тянцзинь зонасы казанышлары күрсәтелә, TEDA җитәкчелеге белән компания-инвестор вәкилләре белән очрашулар уздыру күздә тотыла.

Хәзерге вакытта Тянцзинь икътисади үсеш зонасында 19 меңгә якын компания-резидент теркәлгән, аларның инвестицияләренең гомуми күләме 110 млрд доллардан артык. Алар арасында 5,5 мең чит ил компаниясе булып, 53 млрд доллар акча керткән. 2015 елда гына да шушы икътисади үсеш зонасына чит илләр инвестицияләре 6,7 млрд долларга арткан. Зонаның сәнәгый җитештерү күләме 110 млрд доллардан арткан, шуларның 22 млрд доллары экспорт товарларга туры килә. TEDAның эре резидентлары арасында Samsung, Volkswagen, Toyota компанияләре эшчәнлеген алып бара, шулай ук Motorola, Bridgestone, Continental кебек танылган брендлар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100