Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Кытайның иң эре туроператоры җитәкчесе белән очрашты
Очрашуда Кытайның туризм буенча агентлыгы белән ТРның туризм буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча CITS Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин ханым белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.
Юй Нинин Казанга Россия шәһәрләре буенча сәяхәте кысаларында, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыру максатларында, килгән. CITS башлыгына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканы Кытай туристик компанияләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның туристик куәте һәм мөмкинлекләре бай: аның территориясендә күп кенә туристларны җәлеп итәрлек объектлар урнашкан, монда мөһим спорт, сәяси, мәдәни вакыйгалар уздырыла. «Без туризмны икътисадыбызның әһәмиятле өлеше дип саныйбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстанда 1,7 млн. турист булып киткән. Туризм үсешенә Универсиада этәргеч булган, республикада 2020 елга кадәр туризмны үстерү программасы кабул ителгән.
«Сез сәфәр барышында Болгар, Зөя шәһәрләрен, безнең башкалабызны карарсыз. Бу объектлар игътибарга лаек», - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов Юй Нинин ханымга.
Ул искә төшергәнчә, Татарстан КХР белән актив хезмәттәшлек итә. Быел гына Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кытайда ике мәртәбә булды, үз чиратында, Кытай делегациясе дә Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Без бу актив хезмәттәшлеккә бик шат», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Хезмәттәшлегебез туризм өлкәсендә дә активлашыр дип уйлыйбыз, бүген без имза салачак документ бу юнәлештә тагын бер адым булыр», - дип белдерде Татарстан Президенты. Үз чиратында, Туризм буенча Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин үзләренең компаниясе турында сөйләде.
«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре яңа үсеш баскычы кичерә, шуңа күрә туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек үсеш алырга тиеш», - диде Юй Ниннин. «Без дә Кытай Халык Республикасыннан килүче туристлар санын арттыру ягында, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу күбесенчә транспорт мәсьәләсенә дә бәйле, монда аэропорт та, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы да мөмкин кадәр ярдәмне күрсәтәчәкләр. Безнең республиканы сездә дә белергә тиеш, төрле туристик форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашырга кирәк».
Очрашу азагында Кытайның туризм буенча агентлыгы һәм Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты катнашында документка Кытайның туризм буенча CITS агентлыгы җитәкчесе Юй Нинин һәм Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кул куйдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз