Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Кытайда GAC заводында автомобиль төзелеше белән танышты
GAC заводының беренче модельләре Россия автосалоннарында инде 2019 елда ук булыр дип планлаштырыла.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре барышында “GAC” автомобильләр төзү заводында булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов предприятие мәйданнары, автомобиль җитештерү технологик процессы белән танышты. Аңа җыю цехында автоматлаштырылган линияләрне күрсәттеләр. Роботлаштырылган системаның компаниянең продукция эшләүне арттыруга, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән төп алымнарының берсе булуын әйттеләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка авыр юллардан үтә алырдай җиңел автомобиль үрнәкләрен күрсәттеләр.
Компания җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов предприятие эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын һәм модельләр күплеген билгеләп үтте. Аннан соң яклар Татарстан һәм GAC автокомпаниясе арасында алга таба хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алышты.
GAC - Кытайның автомобиль төзү компаниясе. Ул Гуанчжоу шәһәрендә урнашкан. Заводка1997 елда нигез салынган. Компания “Trumpchi” маркалы җиңел, "Gonow” маркалы йөк автомобильләре, “Changfeng Auto” мшиналалары, “GAC Bus” автобуслары җитештереп сата.
Кытай автомобиль җитештерүчеләр унлыгына кергән. GAC заводының беренче модельләре Россия автосалоннарында инде 2019 елда ук булыр дип планлаштырыла. GAC автомобильләре Якын Көнчыгышка, Африкага һәм Көньяк Америкага – барлыгы 13 экспорт базарына тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз