news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Кыргызстанга эш сәфәре белән килде

Рөстәм Миңнеханов Instagram битендә Кыргызстан фотоларын урнаштырган

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кыргызстанга эш сәфәре белән килде. Ул  Instagram’е битендә самолет бортыннан төшерелгән фотоларын куйган.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда ил җитәкчелеге белән рәсми очрашулар үткәрәчәк. Аерым алаганда, Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев белән Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Шулай ук Татарстан Президенты Чолпан-Ата шәһәрендә II Бөтендөнья күчмә халыкларның уеннары ачылышында катнашырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot