news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты кушуы буенча Казан чикләрен үзгәртәчәкләр

Казан составына Матюшино авыл җирлегенең алты җир участогын кертү планлаштырыла.

Татарстан Президенты кушуы буенча Казан чикләрен үзгәртәчәкләр
metshin.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан чикләрен үзгәртергә планлаштыралар. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 37нче сессиясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр итте.

«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чикләренә алты җир кишәрлеге кертү мәсьәләсе буенча йөкләмәсе керде», — диде спикер.

Ул гомуми мәйданы 129,4 гектар тәшкил иткән участокларның Матюшино авыл җирлегендә урнашуын әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot