Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Курганга эш сәфәре белән килде
Сәфәр кысаларында Курган өлкәсе белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга бер көнлек эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар кергән.
Курган аэропортында ТР Президентын Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Курган өлкәсе Дума рәисе Владимир Воробьев һ.б. каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында “Синтез” ААҖ дару препаратлары җитештерүче предприятиедә, «Курганстальмост» ЯАҖ ндә һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Г.А.Илизаров исемендәге Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе” фәнни үзәгендә булачак. Шулай ук Курган өлкәсе татарлар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу планлаштырылган.
Сәфәр кысаларында Курган өлкәсе белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз