Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Кулланучылар кооперативларының нәтиҗәлелеген арттыру кирәк
Рөстәм Миңнеханов дәүләттән ярдәм алучылар җаваплылык тоярга тиешлеген искәртте.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кулланучылар кооперативларының нәтиҗәлелеген арттыру кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шундый күрсәтмә бирде.
Аның сүзләренчә, бүген 16 кооперативның бишесе генә продукция җитештерү белән шөгыльләнә. «Кооперативлар системасы шәхси хуҗалыкларга ярдәм белән дә бәйле. Кооператив системасы шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерү өчен мәйданчык оештырмаса, бизнес киңәйтү турында сүз алып бару кыен», — диде Президент һәм бу сорауларга игътибар белән карарга кушты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, агросәнәгать комплексына ярдәм буенча республика программасы да бар, федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы да ярдәм итә.
«Ләкин барлык керткән акчалар да нәтиҗәле түгел. Ярдәм алган кайбер кооперативлар үз эшен алып бармый. Материаллар судка тапшырылган. Артык акчалар юк, ярдәм алучылар җаваплылык тоярга тиеш», — диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз