Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты кул сагызы ясаучы Никольга үзмәшгуль булып теркәлергә тәкъдим итте
Рөстәм Миңнеханов яшь эшмәкәргә күләгәдән чыгарга киңәш итте.
(Казан, 11 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов слаймнар (кул белән уйный торган, стресска каршы сагыз) ясаучы 15 яшьлек Николь Гәрәевага үзмәшгуль булып теркәлергә тәкъдим итте. ТР Президенты каршында Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында яшь эшмәкәрләрне үзмәшгульләр буларак теркәү турында сүз барды.
Николь ике ел инде балалар өчен кул сагызы ясау белән шөгыльләнүен, тик ни өчен үзмәшгуль булып теркәлергә тиешлеген аңламавын әйтте. Үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы турында беренче тапкыр ишетүен белдерде.
Аның әйтүенчә, "Инстаграм" да аның 40 мең подписчигы бар, слаймнарны сатып алучы клиентлары аңа күбесенчә шуннан мөрәҗәгать итә.
"Күләгәдән чыгарга кирәк, Николь. Минем дә подписчиклар күп, без сезнең белән көчебезне берләштерсәк, бәлки, бизнесыгыз тагы да яхшырак барыр. Кураторыгыз Салым инспекциясе башлыгы булыр", - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.
Президент мәктәп баскычыннан ук балаларның эшмәкәр булып формалашуы мөһим булуын билгеләп узды. Николь үзмәшгуль булып теркәлү турында уйлануын һәм "Минем салым" дигән мобиль кушымтаны үзендә булдыруын әйтте.
Никольның бүген туган көне. 15 яшь тулу уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов аңа бүләк тә тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз