Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Кукмарада таш эшкәртү фабрикасында булды
Предприятие табигый ташларны эшкәртү һәм алардан плиталар, кече архитектура формаларын, кухня өчен өстәл өсләрен, баскыч җитештерә.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында таш эшкәрү фабрикасында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа предприятие табигый ташларны эшкәртү һәм алардан плиталар, кече архитектра формаларын, кухня өчен өстәл өсләрен, баскыч һәм башка продукция җитештерү белән шөгыльләнә.
Производство комплексында заманча төгәл җиһазлар кулланыла. Производсто автоматлаштырылган.
Завод проект куәтенә чыкса, йөздән артык кешене хезмәт урыны белән тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов производство цехын карады, ташларны эшкәртү технологиясе белән танышты, әзер продукцияне кайда сатулары турында сорашты. Завод директоры сүзләренчә, продукция шәхси затларга да, Татарстан, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Самара, Ленинград өлкәләрендә урнашкан зур предприятиеләргә дә сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз