news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Кукмара районында мәгариф оешмаларын карады

Бүген Татарстан Президенты Кукмара районында эш сәфәрендә.

Татарстан Президенты Кукмара районында мәгариф оешмаларын карады
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында берничә мәгариф учреждениесендә булды. Биредә аны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөри. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башта Татарстан Республикасы Президенты Кукмара аграр колледжына юнәлде. Аңлатмаларны колледж директоры Азат Гатин биреп барды. Бүген мәгариф учреждениесендә 483 студент белем ала. Анда 56 педагог һәм 30 техперсонал эшли.

Уку-укыту процессында тракторчы-машинист, автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче, тегүче, электромонтер һәм башка квалификацияле эшче кадрлар әзерләнә. Тагын колледжда 5 юнәлештә урта звено белгечләре әзерләнә: агрономия, бухгалтер хисабы, автотранспорт ремонтлау һәм башка юнәлешләр буенча. Кукмара аграр колледжы студентлары WorldSkills төбәк чемпионатында берничә тапкыр призерлар булган.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык - Созвездие» № 5 балалар бакчасына китте. Объект 2015 елда файдалануга тапшырылган. Бүген анда 300 бала тәрбияләнә.

Шуннан соң Татарстан Президенты Атлас Булатов исемендәге Кукмара күп юнәлешле лицеена килде. 2008 елда зур тарихлы лицейның уку бинасы реконструкцияләнгән. Бүген анда 770дән артык укучы белем ала.

Лицейда ТР Президенты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр алган беренче сыйныфка баручы балалар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов балаларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде һәм аларга укуларында уңышлар теләде.

Бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ринат Мөхәммәтшин Кубогына футбол турнирының финал уеннарын карады. Ел саен турнирда Татарстанның берничә районыннан спортчылар катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot