news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Краснодар краенда су басу сәбәпле кайгы уртаклаша

Краснодар краенда су басу аркасында алты кешенең гомере өзелгән.

Татарстан Президенты Краснодар краенда су басу сәбәпле кайгы уртаклаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов су басу аркасында кешеләр үлү сәбәпле, Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

«Татарстанлылар, шәхсән үз исемемнән Краснодар краенда кешеләр үлеменә һәм җимерүләргә китергән су басу белән бәйле кайгыгызны уртаклашабыз. Һәлакәт нәтиҗәләрен тизрәк бетерү өчен, төбәктә яшәүчеләргә нык һәм бердәм булуларын телибез», — диелгән телеграммада.

Краснодар краенда көчле яңгырлар яву сәбәпле, 30 кеше зыян күргән һәм 6 кеше һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot