news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Корея Республикасы Илчесе белән очрашты

Ул Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруг

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән очрашты.

Ви Сон Лак Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруга бәйле рәвештә килгән.

«Безгә Татарстанда, «Алабуга» МИЗда сезне сәламләү бик күңелле, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Ви Сон Лакка. – Бу – Россия Федерациясенең иң перспектив сәнәгать зоналарыннан берсе. Бүген без биредә 12нче заводны ачтык, монда барлыгы 42 резидент бар. Сез дә МИЗда эшләү шартлары белән әйбәтләп танышырсыз дип уйлыйм, һәм бу безнең Корея партнерларын җәлеп итәчәк».

Ул Корея Илчесенә тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. «Бу турнирны уздыруда ярдәм күрсәткәнегез, спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстергән өчен сезгә рәхмәтле мин», - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты Көньяк Корея вәкилләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадада 17 алтын медаль алуларын искә төшерде, ә Корея компаниясе “Hyundai” Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарының партнеры булды.

Икътисадый хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Корея Республикалары арасындагы товар әйләнешенең 170 млн. доллардан артыграк булуын әйтеп узды. «Хезмәттәшлек юнәлешләре күп. Сез машина төзелеше өлкәсенә игътибар итә аласыз һәм игътибар итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Корея Илчесенә. Республикада IT-өлкә үзәгенә Иннополис оешып бара, югары технологияле производстволарны «Смарт Сити Казан»да урнаштырырга мөмкин.

«Фәнни-мәгърифәти өлкәдә хезмәттәшлек тә бик мөһим, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Безнең югары уку йортлары, тикшеренү үзәкләре үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүген КФУда 32 Корея студенты укый, әмма бу процессны активлаштырырга кирәк».

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, туризм да мөһим юнәлеш.
Үз чиратында, Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак Рөстәм Миңнехановны «Алабуга» МИЗда яңа завод ачылу белән котлады. Ви Сон Лак хәбәр иткәнчә, ул республиканың кайбер югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырган. Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан Россия Федерациясе белән Корея Республикасы арасында виза режимы бетерелгән, нәтиҗәдә, үзара туристлар агымы 2014 елның 1 кварталында 45%ка арткан.

Очрашу азагында яклар Татарстан белән Корея Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышырга сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100