news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Корбан гаете намазында катнашты

Вәгазь барышында Татарстан Республикасы мөфтие туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искә төшерде.

Татарстан Президенты Корбан гаете намазында катнашты
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете бәйрәме уңаеннан намазда катнашты. Тантана Галиев мәчетендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Традицион вәгазь башланыр алдыннан ул Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау сүзләрен укыды», - диделәр матбугат хезмәтендә. 

Чара Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, минималь санда кешеләр катнашында узды. Мәчеттә барлык дин тотучылар да битлек һәм перчаткалар киде, социаль дистанцияне үтәде.

Вәгазь барышында Татарстан мөфтие Корбан бәйрәменең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлатты, аның тарихы һәм корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук ул быел мөселманнар бәйрәмне каршы ала торган аерым шартларны билгеләп үтте. Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искә төшерде.

Соңыннан бәйрәм намазы укылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100