news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе белән очрашты

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кнорр-Бремзе АГ» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Герман Тиле белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

 «Кнорр Бремзе» Германия компаниясе – йөк машиналары һәм тимер юл транспорты өчен тормоз системаларын җитештерүдә дөнья лидерларының берсе. Татарстанда компаниянең “КАМАЗ” белән Чаллы йөк машиналары өчен тормоз системаларын җитештерүче уртак предприятиесе бар.  

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хайнц Герман Тиле «Кнорр Бремзе Кама» уртак предприятие эшенең агымдагы мәсьәләләре һәм Татарстанда компания эшчәнлегенең перспективалары турында сөйләштеләр. 

 ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.  

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot