Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Киотода эшлекле очрашулар уздырды
Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре дәвам итә.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Киото шәһәрендә берничә очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов Япониягә Россия делегациясе составында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендә “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумында (STS-форум) катнашу максатыннан килде.
Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта РИКЕН (RIKEN) Физик-химик тикшеренүләр институты башкарма директоры Суичиро Итакура белән очрашты. Институт киң диапазонда тикшеренүләр алып бара: физика, химия, биология, медицина, инженерия һәм компьютер техникасы. 2008 елдан ул – Казан (Идел буе) федераль университетының стратегик партнеры.

2015 елның октябреннән РИКЕН (RIKEN) базасында МРТ күрсәткечләре буенча пациентларның үзенчәлекләре нигезендә хирургик операцияләр репетицияләре системасын эшләү буенча Россия-Япония уртак эшләнмәсе башлап җибәрелгән.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Суичиро Итакура Татарстан Республикасы белән РИКЕН (RIKEN) институты арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Президенты РИКЕН (RIKEN) институты белән Иннополис университеты арасында кооперацияне мөмкин һәм перспективалы дип саный, шул исәптән уртак тикшеренү проектлары буенча, стажировкалар оештыру һәм башкалар буенча да, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Япониянең JST фән һәм технологияләр агентлыгы җитәкчелеге белән очрашты. JST – фәнни-тикшеренү проектлары белән шөгыльләнүче алдынгы институт.
Яклар Иннополис университеты белән JST агентылыгы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук уку-укыту һәм фәнни программалар алмашу турында сөйләштеләр. Татарстан Президенты агентлык җитәкчелеген киләчәк хезмәттәшлек турында план төзү өчен Татарстан Республикасына чакырды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Mitsubishi институты вәкилләре белән очрашты. Институт җәмгыять, икътисад, сәнәгать үсешен перспектив бәяләүләрне, стратегик бизнес-консалтингны һәм IT-хәл ителешләрне гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Mitsubishi институтының халыкара тәҗрибәсе республика өчен файдалы булачак. Татарстан Президенты Институт вәкилләрен Иннополис университеты һәм Татарстан Республикасының башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлеккә чакырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Япониянең Rohto Pharmaceutical (Рохто Фармасьютикал) фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Rohto Pharmaceutical – югары сыйфатлы косметик чаралар, шулай ук дарулар чыгаруы белән бөтен дөньяга мәгълүм.
Рөстәм Миңнеханов "Татхимфармпрепараты" компаниясе белән хезмәттәшлекне оештыру вариантларын карарга яисә аларга Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү урнаштырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз