news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты киләсе елда Камал театрына ремонт ясалачагын әйтте

«Республика мәдәният һәм аның инфраструктурасын яңартуга зур игътибар бирелә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты киләсе елда Камал театрына ремонт ясалачагын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Камал театрына ремонт ясалачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Республика мәдәният һәм аның инфраструктурасын яңартуга зур игътибар бирелә», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзекләндерү үткәрелгән объектларны санап үтте. Алар арасында Сәйдәш мәдәният үзәге, Алафузов театры һәм башкалар.

«Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына да ремонт ясар вакыт җитте», — диде Президент.

Ул архитектура традицияләрен саклап, заманча карарларны да актив кулланырга өндәде. «Иң мөһиме — мәдәният объектларында уңайлы мохит булсын», — диде һәм Милли китапханәне мисалга китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot