news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: «Казаноргсинтез»ның базардагы бәясе 182 миллиард сумнан артып китте

2018 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең сатудан кергән табышы 79 миллиард сумнан артып киткән, чиста кереме 19,9 миллиард сумга җиткән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). «Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең базардагы бәясе компаниянең югары финанс нәтиҗәләре фонында 182 миллиард сумнан артып киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие акционерларының еллык җыелышыннан соң журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Компаниянең базардагы бәясе артканнан-арта, бүген инде ул 182 миллиард сумга җитте. Ягъни базарда предприятие тарафыннан ирешелгән уңай нәтиҗәләр күренә. Предприятие акча эшләп кенә калмый, производствоны яңартуга да инвестиция кертә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук предприятиедә этилен мичләрен яңарту программасы тәмамлануын искәртте. «Нәтиҗәдә, дүрт яңа мич иске ун мичнең күләмнәрен каплый. Шул ук күләмдәге чималдан без хәзер күбрәк продукция җитештерәбез», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100