Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Казанның яңартылган «Батыр» дзюдо үзәген карады
«Батыр»да Татарстан Президенты белән бергә Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов булды.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Бүген Казанның спорт объектларын карау кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә килде.
Рөстәм Миңнеханов дзюдо буенча мактаулы кара билбау иясе. Аны аңа 2017 елда Россия дзюдо федерациясе башкарма директоры Валентин Хәбиров һәм дзюдо буенча Россия җыелма командасы генераль менеджеры Эцио Гамба тапшырды. «Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февраль аенда булган сәфәре вакытында сөйләгән иде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Батыр»да булганда төзекләндерелгән самбо һәм дзюдо залларын һәм тренажер залы җиһазларын карады. Шулай ук Татарстан Президенты дзюдо буенча республика җыелма командасы тренировкасында булды, аны тренер Владимир Драчко җитәкли. Традицион сәламләү чыгышыннан соң, көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка үзәкне ремонтлау буенча башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм баш тренер сүзләренчә, Владимир Путинның яраткан алымнарын күрсәттеләр.
Аннары Татарстан Президенты тренерлар составы, шулай ук яшь дзюдочылар һәм аларның ата-аналары белән аралашты.
«Балалар спорт белән шөгыльләнгәндә, алар инде эштә дигән сүз. Алар өчен борчылырга кирәкми. Биредә алар иптәшлек, ярыш хисе булган спорт коллективында. Мәктәптә бу җитми», — дип билгеләп үтте яшь спортчыларның ата-аналары белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов дзюдо җыелма командасы спортчылары һәм «Батыр» тренерлар составы белән бергә фотога төште. «Батыр»ны Татарстан Президенты белән бергә Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз