Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Казанның Яңа Савин районындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә барды
Рөстәм Миңнеханов продукциянең югары сыйфатлылыгын һәм бәяләрнең дә арзан булуын билгеләп узды
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Савин районында Адоратский урамы буенча күпләп-берәмләп сату базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Биредә фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм Татарстанның Кулланучылар берлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә җәелдерелгән.
Бүген традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның җиде мәйданында уза. Татарстанның Кулланучылар берлеге үз продукциясен Яңа Савин, Мәскәү һәм Вахитов районнарыннан кала, өч мәйданда тәкъдим итә. Ярминкәләрне уздыру максаты – халыкны көнкүрештә кулланыла торган, бәяләре шактый отышлы булган азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
Яңа Савин районында ярминкәне карау барышында Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов озата йөрде.
Татарстан Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, сөт продукциясен җитештерүче эре оешмаларның берсенең продукциясеннән авыз итте, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, аларның тәкъдимнәрен, кисәтү-шикаятьләрен тыңлады. Кайбер сатып алучылар берничә товарга, аерым алганда, йомырка һәм сөт продукциясенә ихтыяҗ аеруча зур булуын шәрехләп үтеп, ул продукцияне ярминкәләргә күпләр кертүне сорады.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә тәкъдим ителгән продукциянең югары сыйфатлы булуын һәм кибетләрдәге бәяләр белән чагыштырганда, азык-төлек товарларының бәясе арзан булуын билгеләп узды. Ул ярминкәләрнең әһәмиятен һәм аларга ихтыяҗ югары булуын ассызыклады, аның әйтүенчә, республикада халыкны тәэмин итәрлек авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек.
“Без бернинди дә проблемаларны күрмибез. Продукциябез җитәрлек. Без – яшелчәләрне дә, бөртекле культураларны да, ит һәм сөт продукциясен дә байтак зур күләмдә җитештерүче республика”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл хуҗалыгы продукциясе белән сезонлы сәүдәнең ярминкәләрдә шимбә саен гына түгел, атна уртасында да оештырылачагы турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз