Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Казанның мемориаль музейларында булды
Рөстәм Миңнеханов бүген каралган музейларда 2015 елның 1 сентябренә төзекләндерү эшләрен тәмамлап, экспозицияләр оештыруны йөкләде
(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген сәфәр кылып, Горький, Боратынский, Ульянов-Ленин мемориаль музейларында, Толстой утарында булды. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин аның юлдашлары булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Сәфәрнең беренче пункты – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – Юшкова утары, анда 1841-1845 елларда Лев Толстой яшәгән. Хәзерге вакытта утарның төп бинасы, шулай ук флигельләре яңадан торгызылган диярлек. Татарстан Президенты бу бинаның әһәмиятен билгеләп үтте һәм утар комплексын киләчәктә файдалану концепциясен җентекләп әзерләргә кушты.
Аннары алар Карл Маркс урамының 18 нче йортында булдылар, заманында монда Казанның иң бай дворяннарыннан берсе Банарцев яшәгән. Тарихи бинаны ASG компаниясе торгызган, бүген компания Директорлар советы рәисе Алексей Семин бүлмәләрнең һәм залларның элеккеге хәлендә торгызылган интерьерларын күрсәтеп йөрде.
Максим Горький әдәби-мемориаль музеенда Татарстан Президенты төгәлләнеп килгән капиталь ремонт һәм реконструкция нәтиҗәләре белән танышты. Боратынский утарының 1836 елда архитектор Петонди проекты буенча төзелгән төп бинасында төзелеш-торгызу эшләре тәмамлану ягында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген каралган музейларда 2015 елның 1 сентябренә кадәр төзекләндерү эшләрен тәмамлап, экспозицияләр оештыруны йөкләде.
Р.Миңнеханов Владимир Ильич Ульянов-Ленинның мемориаль музей-йортында булды, юлбашчы монда 1888-1889 елларда яшәгән. Бинада ремонт ясалган инде.
Соңгы пункт Тукай һәм Әхтәмов исемендәге урамнар чатындагы Сара Садыйкова скверы булды. Монда Татарстан Президентына скверны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр: анда Сара Садыйковага һәйкәл куелачак.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз