news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашучылар белән очрашты

Биредә кече хуҗалык вәкилләре сәүдә итә

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Анда фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре сәүдә итә.

Рөстәм Миңнехановны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Камияр Байтимеров озатып йөрде.

Ярминкәгә “Татпотребсоюз”, “Татплодоовощпром”, “Пестречинка” фабрикасы, ТР Әлки районы крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гомәров, ТР Аксубай районы КФХ җитәкчесе Петр Погодкин, ТР Буа районы фермеры Руслан Мифтахетдинов һәм башка кече хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ул бигрәк тә аз керемле гражданнар, нигездә, пенсионерлар белән сөйләште. Бу категория сатып алучылар сүзләренә караганда, аларны ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция бәясе канәгатьләндерә.

Республика башлыгы ТР Югары Осланның танылган фермеры Морат Сираҗиев продукциясе белән җентекләп танышты. Бу фермерлык хуҗалыгы кәҗә сөте җитештерә, шулай ук кефир, сыр, эремчек җитештерүне дә җайга салган. Президент сөттән авыз итте һәм аның сыйфатыннан канәгать калды. Фермер сүзләренә караганда, кәҗә сөтенең майлылыгы 4,5 процентка кадәр җитә.

ТР Президенты ярминкәгә китерелгән продукциянең ассортименты бай булуга игътибарны юнәлтте.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе соравы буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры импортны үз товарларыбыз белән алмаштыру шартларында фермерларның ролен бәяләде. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, шул сәбәпле, авылда кече хуҗалык вәкилләренең дәрәҗәсе күтәрелде. Фермерлар үз продукциясен базарларда арадашчылардан башка сата. Шулай итеп ит, бал, майны кирәк кадәр сатып алырга мөмкин. Бу продукцияләрнең сыйфатында шикләнергә туры килми, дип саный аграр ведомство җитәкчесе.

Шул ук вакытта фермерлар социаль әһәмиятле роль дә башкара: үз районнарында продукцияләрен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм башка социаль оешмаларга сатырга тырыша. Мисал өчен, ТР Түбән Каманың “Земляки” фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков шулай эшли.

ТР Биектау районыннан Елена Насырова кәҗә сөтеннән әзерләнгән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте. Ул бөтен пенсионерларга да ташламалар ясады.

Моннан тыш, ул балалар приютларын һәм йортларын да файдалы кәҗә сөте белән тәэмин итү бурычын куйган.

Бүген Чехов базарында сәүдә итүче товар җитештерүчеләр шәһәрлеләр өчен ташламаларын кызганмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100