news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын оештыручыларны Мәскәүдә бүләкләде

"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" медаленә Наталья Паршикова һәм Айрат Фәррахов лаек булды

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын оештыручыларны һәм оештыруда катнашучыларны бүләкләде. Дөнья чемпионатының йомгаклау утырышы бүген Мәскәүдә уздырылды. 

Чемпионат 2015 елның 24 июль - 9 август көннәрендә үткәрелгән иде. Командалар арасында Кытай җыелма командасы иң күп медаль яулады (35, шуларның 15-е  алтын), икенчеләр АКШ командасы булды (33, 13), өченче урында Россия командасы (17, 9), дип искәртә "Р-Спорт".

"Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен" медале белән статс-секретарь - РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов бүләкләнде, "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә Федераль медицина-биология агентлыгының (ФМБА) спорт медицинасын оештыру идарәсе башлыгы Юлия Мирошникова лаек булды. 

ТР Президенты Рәхмәтләрен Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Геннадий Алешинга, РФ спорт министрлыгының хокукый департаменты директоры урынбасары Ирина Андреевага, РФ Федераль җыелышының Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариевка, Россия Синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Ольга Брусникина, Россия Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Валерий Кузьмин, РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгының урынбасары Алексей Лаврищев, ФМБА җитәкчесе Владимир Уйба, Федераль таможня хезмәтенең таможня теркәве һәм таможня контролен оештыру баш  идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Числов, Россия Су тубы федерациясе президенты Евгений Шаронов һәм Россия Синхрон йөзү федерациясе президенты Николай Шутовка тапшырдылар. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләре Россия Олимпия комитеты президенты киңәшчесе Владимир Васинга, РФ спорт министры урынбасары, Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе урынбасары Павел Колобковка, РФ спорт министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү департаменты директоры Алекандр Росляковка, РФ спорт министрлыгының футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнүне координацияләү департаменты директоры урынбасары Владимир Матлашевский, РФ спорт министрлыгының бюджет процессын оештыру департаменты директоры урынбасары Елена Цехановага белдерелде. 

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәте "Мастерс" йөзү федерациясе президенты Александр Даниловка тапшырылды.            

news_right_1
news_right_2
news_bot