news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанда Милли мәгариф үзәгендә булды

Үзәк Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә урнашкан

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Милли мәгариф үзәгендә булды. Искәртеп узабыз:  Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе агымдагы елның 1 сентябреннән әлеге дәрәҗәдәэшли башлады.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары -   мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озатып йөрде.

Милли мәгариф үзәгенә бүлекчәләр сыйфатында "Балакай" балалар бакчасы, Казан федераль университеты каршындагы 2 нче гимназия һәм 32 нче музыка мәктәбе керә.

Рөстәм Миңнеханов Милли мәгариф үзәгендә Шиһабетдин Мәрҗани музеенда,  Бакый Урманче скульптуралары күргәзмәсендә, "XX гасыр кайтавызы" музеенда, иҗат остаханәсендә, мәктәп укучылары татар милли көрәше белән шөгыльләнә торган спорт залында булды. Республика Президентына татар милли җырлары һәм биюләре кергән иҗади номер да күрсәтелде. Ул ремонттан соң ачылган ашханәдә дә булды, анда укучылар өчен пешерелгән бөккәннәрне дә тәмләп карады.

Милли мәгариф үзәге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан һәм Россия төбәкләренә ярдәм күрсәтү максатларында туган телдә укытуны оештыру буенча эш тәҗрибәсен, саклау, туплау һәм тарату буенча ресурс үзәге булачак. Татар милләтенең милли белем традицияләрен, телен, мәдәниятен, тарихын саклап калу әлеге уку йортының төп максаты булып  тора.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100